12 июньдә илебездә бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символына әверелгән Россия көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Россия-минем илем» дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Балалар Россия көненең барлыкка килү тарихы, илебезнең дәүләт символлары, аларның әһәмияте белән таныштылар. Чара барышында балалар Россия турында җырлар һәм шигырьләр тыңладылар, бергәләп Россия Федерациясе гимнын җырладылар, туган як турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, Россия турындагы викторинада актив катнаштылар. Россия бәйрәменең милли бердәмлек символы булуын аерым билгеләп үттеләр.