Юлбат авыл җирлегендә Сабантуй-2025

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

8 июнь көнне Юлбат авылында традицион Сабантуй - 2025 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Илзат Рәхимов калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International