Юлбат авыл китапханәсе "12 июнь - Россия көне" дип исемләнгән мәгълүмати-патриотик сәгать үткәрде. Мөдир бәйрәмнең тарихы, Россия Федерациясенең төп символлары булган флаг, герб һәм гимнның әһәмияте турында сөйләде. Аннары балалар «Мин Россия турында нәрсә беләм» викторинасында катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр.