Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә "балачак"ның нинди матур чоры икәнен искә төшерү дә. 11 июнь көннеиИке басу Арташ мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, "Күбәк" балалар бакчасы коллективы белән берлектә, «Күбәк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм туганнарына кунакка килгән балалар өчен "Кояшлы балачак доньясы" кече сабантуе үткәрделәр. Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире котлау сүзләре белән ачып җибәрде .соңыннан барысы да әйлән-бәйлән уйнап, балаларның яраткан "Кояшлы ил безнен ил" җырын җырладылар. Соңыннан алып баручылар балаларны "Сабантуй" милли бәйрәменең кызыклы конкурслары һәм хәрәкәтчән уеннары белән күңелләндерделәр. Оештыручылар бәйрәм кунакларына күңелле һәм матур кәеф бүләк иттеләр. Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырылды.