7 июньдә район Сабан туеы булып узды. Килдебәк авыл җирлеге әлеге Сабантуйда җигүле атлар парадында катнашты. Мәртен авылыннан Гали Москвин иярләген Амодей кушаматлы ат Сабантуй кунаклары каршыннан узды, ә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын җыр белән сәламләделәр.
Безнең җирлек, шулай ук, район җитәкчелеге тарафыннан игълан ителгән «Бирна - 2025» район конкурсында да катнашты. Әлеге бәйге халыкыбызның милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм популярлаштыру максатыннан оештырылган иде. Шлай итеп, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы һәм хуҗалык җитәкчелегенең бердәм хезмәте нәтиҗәсендә безнең җирлек II урынга лаек булды.