2022 нче елның 15 нче гыйнварында Шәмәрдән авыл җирлегенең хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы узды. Ярышларны ачу тантанасында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Д. К. Маканов катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
13 гыйнвар көнне Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында Чыршы ябылу тантанасы узды. Күңел ачу программасы Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән сәнгать белән берлектә оештырылды.
15 гыйнвар конне Югары Шытсу «Ак каен» балалар бакчасында «Әбиемнең серле сандыгы» дип исемләнгән чара булып узды. Балалар әлеге чарада татар халкының милли киемнәре белән таныштылар, үзләре дә әлеге киемнәрне киеп карадылар. Милли орнаментлар кулланып, алъяпкыч һәм түбәтәйләрне бизәделәр.
17 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган "Табигатьнең гүзәл дөньясы " дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында балалар урман турында үз белемнәре белән уртаклаштылар, ә аннары урман патшалыгына сәяхәт кылдылар. Кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнавын белделәр. Актив әңгәмә корып сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен билгеләделәр. Шулай ук балалар «Собери мусор», «Узнай лесного обитателя», «Прилетели птицы», «Скорая помощь», «Кто, где живет», «Лесная экспедиция» кебек кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, С.Есенинның «Берёза» шигырен искә төшерделәр һәм укыдылар. Чара бик җылы һәм дустанә шартларда узды.
13 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Иске Яңа ел» бәйрәме уңаеннан лотерея оештырдылар һәм үткәрделәр
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Оста куллар» түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Барлык балалар да чәчәкләр ярата. Ә тагын да күбрәк алар аларны үзләре булдырырга яраталар. Приютта тәрбияләнүчеләр белән "Оста куллар" түгәрәгендә без изолоннан "лилия" чәчәкләрен әзерләп бетердек. Чәчәкләр бик матур килеп чыкты.
2022 елның гыйнварыннан кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләре бер төрдән икенчесенә автомат рәвештә күчерелә
12 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клубы әгъзалары белән “Хезмәт кешене бизи“ дип исемләнгән кул эшләренә багышланган кичә оештырдылар. Алар яшь буынның кул эшләре, шулай ук «Хәят» коммерцияле булмаган оешмасы волонтерлары ролендә башкарылган эшләр белән таныштылар. «Ак калфак» клубы әгъзалары 2021 елда тешелгән видео һәм фото материаллары буенча мәдәният эшендә катнашкан иң күңелле мизгелләрне карадылар, нәтиҗәләр ясадылар һәм 2022 елга планнар төзеделәр. "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" исемле тематик күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.