Хезмәт кешене бизи

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

12 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  “Ак калфак” клубы әгъзалары белән “Хезмәт кешене бизи“ дип исемләнгән кул эшләренә багышланган кичә оештырдылар. Алар яшь буынның кул эшләре, шулай ук «Хаят» коммерцияле булмаган оешмасы волонтерлары ролендә башкарылган эшләр белән таныштылар. «Ак калфак» клубы әгъзалары 2021 елда тешелгән  видео һәм фото материаллары буенча мәдәният эшендә катнашкан иң күңелле мизгелләрне карадылар, нәтиҗәләр ясадылар һәм 2022 елга планнар төзеделәр. "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" исемле тематик күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International