ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

«Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында» 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар тарафыннан энергияне сак тоту турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнар таләпләрен үтәүне контрольдә тота.

Явлаштау мәдәният йортында, мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тамаша" театр коллективы тарафыннан Р.Батулланың "Ак күгәрченнәр"пьесасы буенча спектакль куелды. Барлык катнашучылар да озак һәм тырышып әзерләнделәр. Һәр артист үз роленә үз карашын, кичерешләрен, образларын кертте. Әлеге тамашадан барысы да канәгать калдылар.Тамашачылар бик теләп чыгышларны алкышларга күмделәр һәм катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

    Кайчагында, намуссыз сатучылар, күбрәк табыш эзләп, аңлы рәвештә түбән сыйфатлы тауар сатарга яки хезмәт күрсәтү стандартларын тупас бозу белән хезмәт күрсәтергә тырыша. Юридик белеме булмаган күп кенә гражданнар намуссыз сатучыны алдау корбаны булу турында хәтта шикләнмәскә дә мөмкин. Сатучылар ягыннан алдауга һәм махинацияләргә каршы тору өчен, һәр кеше һәр кулланучының нинди хокукларга ия булуын белергә тиеш, әмма һәркем, гамәлдәге законнарның барлык нечкәлекләрен белү һәм тәҗрибә булмау сәбәпле, әлеге хокуктан рациональ файдалана алмый.

16 январь конне Эзмә авылында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба   муниципаль районы чемпионаты  уеннары узды. Эзмә авылы бозында “Ястреб”, “Эзмә”, “Тимершык”, “Шыңар” командалары очрашты.

Уен нәтиҗәләре:

“Эзмә” - “Тимершык” 3:4

“Шыңар” - “Ястреб” 0:11

“Тимершык”  - “Шыңар” 6:0

“Эзмә” - “Ястреб” 4:5

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авылында урнашкан  хоккей каробкасы коньки белән ирекле шуу, хоккей уйнау өчен һәрвакыт әзер!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

 

Россия Пенсия фондынаотчетлар 1 мартка кадәр тапшырыла

14 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  «Иске, Иске, Яңа ел !» дигән исем астында күңел ачу чарасы үткәрделәр. Тамашачылар өчен күңелле уеннар, конкурслар белән бай программа әзерләнгән иде. Барысы да бик канәгать калдылар: биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар һәм татлы бүләк өчен шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай белән Кар кызы Иске Яңа елда муллык, бәхет һәм сәламәтлек теләделәр. Үзешчәннәр башкаруындагы иҗади номерлар кунакларга уңай кәеф бүләк итте. Кичә чыршы янында әйлән-бәйлән һәм дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм бик күп күңелле тәэсирләр һәм истәлекле мизгелләр калдырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2022 нче елның 17 нче гыйнварында Байлар Сабасы Югары лига хезмәт коллективларының  һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 18 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 1922 елның 19 гыйнвары

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 19 гыйнварында төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:

- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;

- секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил (Казанда төнлә 18 метрга кадәр);

- юлларда бозлавык, кар көртләре һәм кар боткасы.

13 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен искечә Яңа ел бәйрәменә багышланган "Яңа ел каруселе" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмгә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар килде. Балалар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International