Яңа ел каруселе

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

13 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен искечә Яңа ел бәйрәменә багышланган "Яңа ел каруселе" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмгә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар килде. Балалар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Кар Кызы, Кыш бабай, Юлбарыс белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Квест-уен үткәрелде. Уенда Әтәч, Кар Кызы, Кыш Бабай һәм Юлбарыс балаларга үтәлгән биремнәр өчен пазлның  кисәкләрен бирделәр. Балалар бер-бер артлы барлык биремнәрне үтеп, Яңа ел пазлын уңышлы җыйдылар. Кыш Бабай елның иң актив укучыларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International