Саба районы Шекше авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

    Кайчагында, намуссыз сатучылар, күбрәк табыш эзләп, аңлы рәвештә түбән сыйфатлы тауар сатарга яки хезмәт күрсәтү стандартларын тупас бозу белән хезмәт күрсәтергә тырыша. Юридик белеме булмаган күп кенә гражданнар намуссыз сатучыны алдау корбаны булу турында хәтта шикләнмәскә дә мөмкин. Сатучылар ягыннан алдауга һәм махинацияләргә каршы тору өчен, һәр кеше һәр кулланучының нинди хокукларга ия булуын белергә тиеш, әмма һәркем, гамәлдәге законнарның барлык нечкәлекләрен белү һәм тәҗрибә булмау сәбәпле, әлеге хокуктан рациональ файдалана алмый.

    Гражданнарны мондый хәлләрдән саклау өчен Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр яктыртылып, гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрелә. Чираттагы очрашу 2022 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов аша Саба муниципаль районының Шекше авыл җирлегендә узды.

Гражданнарның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды:

* кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә контрольне нинди норматив актлар регламентлый;

* кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кем контрольлек итә;

• сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында;

* сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрүнең сроклары һәм кагыйдәләре;

* кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары;

* товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы хокуклары;

Барлык кызыксынган гражданнар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләреннән кулланучы буларак үз хокукларын ничек якларга кирәклеге турында тулы аңлатмалар һәм кыйммәтле киңәшләр ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International