«Иске, Иске, Яңа ел !»

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

14 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  «Иске, Иске, Яңа ел !» дигән исем астында күңел ачу чарасы үткәрделәр. Тамашачылар өчен күңелле уеннар, конкурслар белән бай программа әзерләнгән иде. Барысы да бик канәгать калдылар: биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар һәм татлы бүләк өчен шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай белән Кар кызы Иске Яңа елда муллык, бәхет һәм сәламәтлек теләделәр. Үзешчәннәр башкаруындагы иҗади номерлар кунакларга уңай кәеф бүләк итте. Кичә чыршы янында әйлән-бәйлән һәм дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм бик күп күңелле тәэсирләр һәм истәлекле мизгелләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International