022 нче елның 17 нче гыйнварында Байлар Сабасы Югары лига хезмәт коллективларының һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды. Чемпионатта барлыгы 10 команда, ә бу 100 дән артык катнашучы дигән сүз.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.
Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән чемпионатның баш хөкемдары Кириллов Олег Сергеевич бүләкләнде.
Командаларны бүләкләү нәтиҗәләре:
Актив катнашкан өчен "Саба яшьләре"командасы бүләкләнде
3 урын - "ИП"командасы
2 урын - "Сабагаз"командасы
1 урын - "Икшермә" командасы.
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Ибраһимов Рөстәм "ИП" командасы һәм Тимерханов Аяз "Икшермә" командасы бүләкләнде.
"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Рафиков Солтан "РЭС" командасы.
Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!