ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла. Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылы урамнары  даими рәвештә кардан чистартылып тора.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракиповна Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең  йомгаклау утырышында катнашты һәм   2021 нче елда районыбызда  тормышка ашырылган “Саф сулы ямьле Саба” проекты турында  чыгыш ясады. Әлеге экологик - мәдәни проект коллегиядә катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты, республикабыз күләмендә югары бәя алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

17 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәге базасында тәрбия юнәлеше буенча эшләүче педагоглар арасында "Ел психологы һәм укытучы-логопеды" бәйгесенең 2 этабы үтте. Биредә алар үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Россия мәгълүмати технологияләр үсеше фонды «Россия Федерациясенең санлы икътисады» милли программасының «Санлы технологияләр» федераль проекты кысаларында кече һәм урта бизнесны цифрлаштыруга ярдәм итү программасын эшләтеп җибәрде.

Әлеге программа буенча РФРИТ Россия программа тәэминаты хокук ияләрен сайлады. Программа кысаларында еллык кереме 2 млрд сумга кадәр булган кече һәм урта бизнес вәкилләре (шул исәптән шәхси эшмәкәрләр) һәм хезмәткәрләр саны 250 дән артмаган кеше Россия разработчикларын 50% ташлама белән сатып алырга мөмкин.

Тулырак шартлар РФРИТ рәсми сайтында тәкъдим ителгән (https://рфрит.рф/msp). Программа 2022 елда гамәлдә.

2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» РИО белән берлектә «Кадрлар резервы»Республика яшьләр проекты тормышка ашыра.

«Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында» 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар тарафыннан энергияне сак тоту турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнар таләпләрен үтәүне контрольдә тота.

Явлаштау мәдәният йортында, мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тамаша" театр коллективы тарафыннан Р.Батулланың "Ак күгәрченнәр"пьесасы буенча спектакль куелды. Барлык катнашучылар да озак һәм тырышып әзерләнделәр. Һәр артист үз роленә үз карашын, кичерешләрен, образларын кертте. Әлеге тамашадан барысы да канәгать калдылар.Тамашачылар бик теләп чыгышларны алкышларга күмделәр һәм катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

    Кайчагында, намуссыз сатучылар, күбрәк табыш эзләп, аңлы рәвештә түбән сыйфатлы тауар сатарга яки хезмәт күрсәтү стандартларын тупас бозу белән хезмәт күрсәтергә тырыша. Юридик белеме булмаган күп кенә гражданнар намуссыз сатучыны алдау корбаны булу турында хәтта шикләнмәскә дә мөмкин. Сатучылар ягыннан алдауга һәм махинацияләргә каршы тору өчен, һәр кеше һәр кулланучының нинди хокукларга ия булуын белергә тиеш, әмма һәркем, гамәлдәге законнарның барлык нечкәлекләрен белү һәм тәҗрибә булмау сәбәпле, әлеге хокуктан рациональ файдалана алмый.

16 январь конне Эзмә авылында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба   муниципаль районы чемпионаты  уеннары узды. Эзмә авылы бозында “Ястреб”, “Эзмә”, “Тимершык”, “Шыңар” командалары очрашты.

Уен нәтиҗәләре:

“Эзмә” - “Тимершык” 3:4

“Шыңар” - “Ястреб” 0:11

“Тимершык”  - “Шыңар” 6:0

“Эзмә” - “Ястреб” 4:5

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International