Кече һәм урта бизнесны цифрлаштыруга ярдәм итү программасы

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Россия мәгълүмати технологияләр үсеше фонды «Россия Федерациясенең санлы икътисады» милли программасының «Санлы технологияләр» федераль проекты кысаларында кече һәм урта бизнесны цифрлаштыруга ярдәм итү программасын эшләтеп җибәрде.

Әлеге программа буенча РФРИТ Россия программа тәэминаты хокук ияләрен сайлады. Программа кысаларында еллык кереме 2 млрд сумга кадәр булган кече һәм урта бизнес вәкилләре (шул исәптән шәхси эшмәкәрләр) һәм хезмәткәрләр саны 250 дән артмаган кеше Россия разработчикларын 50% ташлама белән сатып алырга мөмкин.

Тулырак шартлар РФРИТ рәсми сайтында тәкъдим ителгән (https://рфрит.рф/msp). Программа 2022 елда гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International