Яңа ел лотереясы

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

13 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Иске Яңа ел» бәйрәме уңаеннан лотерея оештырдылар һәм үткәрделәр. Яңа ел-тылсымлы вакыт, аны өлкәннәр һәм балалар бик көтә. Ә Яңа ел лотереясын бигрәк тә. Бүләк алырга һәркем ярата бит. Бәйрәмнең суперпризы тузан суыргыч, өлкәннәр өчен тюбинг , үтүк, мантый пешерә торган савыт, пар белән эшли торган үтүк һәм башка бик күп яхшы бүләкләр булды. Кунаклар шат иде, ә без аларның кәефеннән канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International