Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.
2012 нче елның 16 нчы гыйнварында Эзмә һәм Мишәбаш авылларында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары узды.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17 гыйнвар 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 17 гыйнварында көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
13 нче гыйнвар көнне Саба районы Мәртен авылында яшәүче Гыймадиева Сәүдә Миннәхмәт кызы үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте
13 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында «Искечә Яңа елны күңелле каршылыйбыз» исемле кичәсе оештырылды
Искечә Яңа ел – 13 гыйнвардан 14 енә каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелүче рәсми булмаган популяр бәйрәм. Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан “Бәхет елы булсын Яңа ел” дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырдылар. Тамашачылар җырлы – биюле уеннарда актив катнаштылар. “Бәхетеңне сына” дип исемләнгән оттырышсыз лотерея уенында катнашып призлар оттылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
13 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Яңа ел ишек шакый» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде.
Олыяз мәдәният йортында Иске яңа ел күңелле үтте
2022 нче елның 16 нчы гыйнварында Эзмә һәм Мишәбаш авылларында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионаты старт ала.
13 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Конкурсның район этабында катнашу өчен Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларыннан 18 гариза бирелгән иде. Беренче турда катнашучыларга «Минем педагогик табышым»дигән конкурс сынавы узарга туры килде. Конкурс сынауларының максаты-педагогик эшчәнлекнең төрле аспектларында һөнәри осталыкны күрсәтү. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары үз эшчәнлекләрендә мөһим булган методларны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү алымнарын, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара хезмәттәшлек ысулларын һәм формаларын күрсәттеләр. Конкурсантларның чыгышы презентацияләр һәм видеофрагментлар белән үрелеп барды. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабының икенче турында катнашачак иң югары балл җыйган педагоглар билгеләнәчәк.