Олыяз мәдәният йортында Иске яңа ел күңелле үтте
2022 нче елның 16 нчы гыйнварында Эзмә һәм Мишәбаш авылларында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионаты старт ала.
13 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Конкурсның район этабында катнашу өчен Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларыннан 18 гариза бирелгән иде. Беренче турда катнашучыларга «Минем педагогик табышым»дигән конкурс сынавы узарга туры килде. Конкурс сынауларының максаты-педагогик эшчәнлекнең төрле аспектларында һөнәри осталыкны күрсәтү. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары үз эшчәнлекләрендә мөһим булган методларны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү алымнарын, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара хезмәттәшлек ысулларын һәм формаларын күрсәттеләр. Конкурсантларның чыгышы презентацияләр һәм видеофрагментлар белән үрелеп барды. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабының икенче турында катнашачак иң югары балл җыйган педагоглар билгеләнәчәк.
Яңа ел - әкият һәм тылсымлылык бәйрәме, могҗиза һәм бүләкләр, яңа өметләр һәм иң яхшы һәм якты киләчәккә ышаныч бүләк итә торган бәйрәм. «13» гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йортында «Иске Яңа ел» исеме астында Яңа ел кичәсе булып узды. Бу яңа ел кичәсенә килүчеләрнең барысы да бүләкләр һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 19 январьда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре “ Искечә Яңа ел белән “ дип аталган бәйрәм кичәсе оештырдылар.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 14 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 15 гыйнвар 2022 ел.
2022 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;
көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр (Казанда секундына 14 метрга кадәр);
- көчле кар (Казанда-төнлә);
- юлларда кар көртләре.
13 январь көнне тәрбияче Йолдыз Зиннурова балалар белән берлектә хөнәр иленә сәяхәткә чыкты.
11 гыйнвар көнне Сулэ авыл клубында планнан тыш "каникулларның соңгы көне" исемле уен программасы үткәрелде, анда балалар өстәл уеннары - теннис, нардо, шахмат уйнадылар. Китаплар укыдылар. Без балалар белән вакытны күңелле һәм файдалы үткәрдек.
Олы Шыңар авылы хоккей мәйданчыгында бозны әзерләү эшләре бара.