ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

12 нче январь көнне Балалар иҗат үзәге базасында «Ел укытучысы» республика конкурсының “Иң яхшы педагог – оештыручы” һәм “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” номинациясенең 2 этабы булып узды.

Элеге бәйгедә район мәктәпләренең 4 педагог – оештыручысы һәм 3 өстәмә белем бирү педагогы үзләренең эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Чыгышларында узләренең эрудицияләрен, импровозация һәм иҗади фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының 36 нчы номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге һәм Пенсия фонды белгечләре килде. 

      Җаваплылыгы чикләнгән “ Игенче” җәмгыятендә тырыш хезмәт куйган , югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны бүләкләү матур традициягә әйләнде.

   Махмутов Марсель Магъсум улы  шул алдынгыларның берсе. 1971 елда Шекше авылында дөньяга килгән Марсел Һәрвакыт алга омтылып, намуслы хезмәт куюы белән хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган кеше.

  Марсель Магъсум улы армия сафларында хезмәт итеп кайткач, хәзерге

“ Игенче” ҖЧҖ нә тракторчы булып эшкә урнаша Һәм шушы көнгә кадәр тракторда эшли.Аның 29 елга якын стажы бар.Шушы көннәрдә хезмәттә ирешкән югары күрсәткечләре өчен  Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. ның “Рәхмәт хаты”на лаек булды.Бүләкне Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Ш.Хасаншин, хуҗалык җитәкчесе А.З.Зарипов тапшырды.

11 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Нургали» мәчете белән берлектә Лесхоз бистәсе балалары өчен каникулларның соңгы көне уңаеннан мәгълүмати – уен программасы оештырдылар һәм үткәрделәр. Чара башында безнең бистә имамы балалар белән бергә намаз укыдылар. Аннары сорауларга җавап бирделәр. Аннары уеннар урамда дәвам итте. Балалар күңелле уйнадылар. Чара ахырында балаларны һәм өлкәннәрне коймак белән тәмле чәй көтә иде.


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

2021 нче елның 10 нчы гыйнварында Килдебәк авылында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.

11 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәге базасында тәрбия юнәлеше буенча эшләүче педагоглар арасында "Ел укытучысы" бәйгесенең 2 этабы үтте.

Бәйгедә 9 тәрбия эше буенча директор урынбасары һәм 5 сыйныф җитәкчесе көч сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

12 гыйнвар конне  Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны компьютер грамотлылыгына өйрәтү буенча дәрес узды. Бу дэреснен максаты булып, өлкән яшьтәге гражданнарны яңа мәгълүмати-коммуникатив технологияләргә җәлеп итү тора.

Тэги: ОСЗ

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

13 гыйнвар сәгать 10нан 18 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 13 гыйнварында көндез урыны белән:

- секундына 15 метрга кадәр көчле җил.;

- күз күреме 2 км. га кадәр начарлану белән буран көтелә

 

Әти-әнисе эшләмәүче гаиләдә туган балага бер тапкыр бирелә торган пособие


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International