Хезмәтенә күрә хөрмәте

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

      Җаваплылыгы чикләнгән “ Игенче” җәмгыятендә тырыш хезмәт куйган , югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны бүләкләү матур традициягә әйләнде.

   Махмутов Марсель Магъсум улы  шул алдынгыларның берсе. 1971 елда Шекше авылында дөньяга килгән Марсел Һәрвакыт алга омтылып, намуслы хезмәт куюы белән хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган кеше.

  Марсель Магъсум улы армия сафларында хезмәт итеп кайткач, хәзерге

“ Игенче” ҖЧҖ нә тракторчы булып эшкә урнаша Һәм шушы көнгә кадәр тракторда эшли.Аның 29 елга якын стажы бар.Шушы көннәрдә хезмәттә ирешкән югары күрсәткечләре өчен  Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. ның “Рәхмәт хаты”на лаек булды.Бүләкне Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Ш.Хасаншин, хуҗалык җитәкчесе А.З.Зарипов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International