Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 13 гыйнвар 18 сәгатьтән 14 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр.

 

2022 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;

җил көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.;

- юлларда кар көртләре;

- көндез һәм кичен көчле кар көтелә.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International