ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу: юлларда куркынычсызлык-өстенлекле!

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, Саба гимназиясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Г. Н.Ягъфәрова һәм ЮХИДИ инспекторы И. Д. Насыйбуллин белән профилактик очрашу узды. Чараның максаты — укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерү, урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыру, велосипедта һәм электр самокатларында куркынычсыз йөрү турында сөйләү. Әңгәмә барышында инспектор: балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте статистикасы турында сөйләде; юлда типик куркыныч хәлләрне ачыклады; машина юлы аша чыгу кагыйдәләре турында искә төшерде; көннең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану ни өчен шулай мөһим булуын аңлатты; ТРның 71 законы турында искәртте.

 Без ЮХИДИ хезмәткәрләренә файдалы һәм мөһим әңгәмәләре өчен рәхмәт белдерәбез! Исегездә тотыгыз: юлда куркынычсызлык-ул безнең һәрберебезнең җаваплылыгы. Үзегезне саклагыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International