11 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Нургали» мәчете белән берлектә Лесхоз бистәсе балалары өчен каникулларның соңгы көне уңаеннан мәгълүмати – уен программасы оештырдылар һәм үткәрделәр
Хөрмәтле район прокуратурасы ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!
Сезнең һөнәр-юстиция органнары системасында иң мөһимнәрнең берсе, ул закон, гражданнарның конституцион хокуклары һәм ирекләре сагында тора. Сезнең күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләренең компетентлыгыгыз һәм хезмәт бурычларына тугрылык хокукый җәмгыять һәм дәүләт булдыруның мөһим нигезе булып тора.
Сез киләчәктә дә дәүләт һәм һәр кеше мәнфәгатьләрен саклау буенча гражданлык һәм хезмәт бурычыгызны намус белән үтәрсез дип ышанабыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә алга таба да уңышлар телибез!
”Игенче”ҖЧҖ дә юлларны hәм авыл урамнарын кардан чистартып торалар.Һава торышы нинди булуга карамастан механизаторлар: Галиев Илхам,Газизов Минтимер, Зарипов Ленар, Тимергалиев Ришат, Нотфуллин Әнис, Каюмов Дамирлар –Шекше , Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс, Пүкәл, Олыяз, Түбән Утар авылларына хезмәт күрсәтеп, барлыгы 85км юлны кардан арындыралар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәр сайлау белән таныштыру максатыннан безнең районда "Saba Balahoner" программасын тормышка ашыру дәвам итә. Иләбәрнең "Умырзая "балалар бакчасында йөрүчеләр 2022 нче елда проектның беренче катнашучылары булдылар. Балалар уен формасында төрле һөнәрләрнең нигезләрен үзләштереп, файдалы күнекмәләр алып, олы тормышка төштеләр.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре , Яңа ел бәйрәме уңаеннан Югары Симет һәм Түбән Симет авыллары халкына күңелле кичә оештырдылар. Бәйрәм кичәсе кызыклы уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды.
7 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында православие бәйрәме- Раштуа уңаеннан күңел ачу чарасы узды. Раштуа-христианнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе.
6 гыйнвар көнне Шәмәрдән авылында Кыш Бабай призына шахмат буенча турнир узды. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
5 гыйнвар көнне Шәмәрдән авылында Кыш Бабай призына өстәл теннисы буенча турнир узды. Ярышлар җылы дустанә атмосферада үтте. Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.