11 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Рәхмәт" иленә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. «Рәхмәт» - сүзе балачактан һәркемгә мәгълүм. Балалар бу бәйрәмнең көнбатыш илләрдә БМО һәм ЮНЕСКО оешмалары инициативасы белән барлыкка килүе турында белделәр, ә аның максаты - планетада яшәүчеләргә әдәплелек, яхшы мөнәсәбәт һәм тирә-юньдәгеләргә игелекле гамәлләр өчен рәхмәт белдерү. Балалар төрле телләрдә «рәхмәт» сүзе ничек әйтелүен бик кызыксынып тыңладылар.
Шулай ук төрле телләрдә "Рәхмәт" сүзе язылган, стенгазета да чыгарылды.