2021 нче елның 30 нчы декабрендә Шәмәрдән авылында чаңгы ярышларын яратучылар өчен бәйрәм узды. Бу көнне безнең район халкы чаңгы сезонын ачу тантанасына җыелды. Чаңгы сезонын ачу тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н., яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов И. Р. үткәрде.. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Декабрь аеның соңгы көннәрендә бакчабызда Яна ел бәйрәмнәре булып узды. Яңа ел геройлары - Кар малае, төлке hәм бүре үзләренең иҗади осталыкларын ачып, балаларга маҗаралы тамаша күрсәттеләр.
Сабабаш авылында волейбол буенча Яңа ел турниры узды. Турнирда Саба районыннан 6 команда катнашты.
31 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бал-маскарад үткәрде.
Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча, бишенче ел рәттән “Мәңге безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир узды.
3 нче гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Бөтен гаилә белән Яңа елга!» дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде. Залда балаларны бизәлгән чыршы һәм Яңа ел музыкасы каршы алды.
Сатыш авыл җирлегенең мәдәният йортында "Кыш бабайдан Сюрприз" дигән лотерея билетлары уйнатылды. Бәйрәм башында авыл җирлеге башлыгы Шәрифуллин Ф.Ф. барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Тамашачылар җылы теләкләрен җиткерделәр, күңел күтәренкелеге һәм Яңа Ел кәефе алдылар. Барысы да канәгать калды, һәркем үз бүләген алды.
Сатыш авыл җирлеге мәдәният йортларында Бал-маскарад үткәрелде . Яңа ел кичәсендә күңелле, кызыклы уеннар булды, авылдашлар һәм кунаклар бик теләп катнаштылар. Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең төп хуҗалары- Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу булды. Бәйрәм күңелле дискотека белән дәвам итте.
Соңгы атналарда күп күләмдә кар яву күзәтелде, моның белән киләсе елда игеннәр уңышы мул булачак дип фаразлыйбыз. Ә җирлектәге авыл урамнары, иҗътимагый үзәкләр территориясе, тротуарлар, чишмәләр, гидрантлар тиешле дәрәҗәдә көндәлек чистартылып тора. Бу эшләр бу арада бик актуаль булды, чөнки озакка киткән бураннар халыкка көнкүрештә авырлык тудыра.
Сатыш авыл җирлеге "Кыш бабайлар" парадында "Бизәлгән җигүле атлар" номинациясендә 1 урын алды.