Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы (11.01.2002 ел)
31 декабрь көнне Сабабаш авыл клубында «Яңа елны каршылыйбыз һәм искесен озатабыз»дип исемләнгән бәйрәм бал- маскарады узды.
Сатыш авыл җирлегенә кергән барлык учрежденияләрдә Яңа елга әзерлек һәм бизәлеш эшләре тиешле дәрәҗәдә башкарылды.
2022 нче елның 9 гыйнварында “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.
30-31 декабрь көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортларында һәм клубларда Яңа ел бәйрәме тамашалары булып үтте. Мәдәният йортлары, клуб хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчән сәнгать әһелләре бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгән иделәр. Бал-маскарадлар югары рухта барды. Килгән кунакларны һәм катнашучыларны Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел белән котлады. Тамашачылар белән дә төрле күңелле уеннар оештырылды. Катнашучыларның барсына да яңа ел сувенирлары һәм Кыш бабай күчтәнәче бирелде. Бал-маскарадлар югары күңел күтәренкелеге белән барды, тамашачылар бәйрәм-тамашадан канәгать калдылар.
7 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Рождественская зведа"дип исемләнгән балалар чыршысы оештырдылар һәм үткәрделәр.
6 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы һәм Мишә авыл җирлеге халкы белән берлектә, " Ак кышларда ява ак бәхетләр" дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырдылар.
Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә хәзерге заман татар шагыйре һәм драматург Рафис Корбан иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Балалар аның утыздан артык шигъри китап авторы, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Ш. Маннур һәм. А. Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе икәнлеген белделәр. Үзенең эчкерсез, игелекле һәм мавыктыргыч әсәрләрендә ул балаларга әйләнә-тирә дөньяны күрсәтә белә.
Китапханәче белән бергә балалар шигырьләр сөйләделәр, "Рафис Корбаннан табышмаклар"викторинасында актив катнаштылар һәм «Җиде төстә кунакта» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук кызыклы уеннар да уйнадылар. Һәм әлбәттә инде ахырда балалар теләгән бүләкләрен алдылар
Балаларга саф һава зарур, урамда уйнау күпкә файдалы һәм кызыклырак. Өлкәннәргә дә балаларның уеннарын оештыру һәм актив катнашырга өйрәтү мөһим, чөнки күмәк уеннар аларны якынайта.
31 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кыш бабай, кар кызы һәм аның дуслары" дип исемләнгән түләүле хезмәт - өйгә барып бәйрәм белән котлау чарасы оештырдылар