" Ак кышларда ява ак бәхетләр" дип исемләнгән күңел ачу чарасы

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

6 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы һәм Мишә авыл җирлеге халкы белән берлектә, " Ак кышларда ява ак бәхетләр" дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырдылар. Бәйрәм Кыш бабай һәм Кар кызы котлаулары белән башланып китте. Аннары бәйрәм күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән дәвам итте. Саба районы халкы бәйрәмдә актив катнашты. Барлык катнашучылар өчен дә бүләкләр әзерләнгән иде. Барысы да канәгать калдылар һәм күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International