«Ишегалдына уйнарга чык» дип исемләнгән күңелле уеннар

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Балаларга саф һава зарур,  урамда уйнау күпкә файдалы һәм кызыклырак. Өлкәннәргә дә балаларның уеннарын оештыру һәм  актив катнашырга өйрәтү мөһим, чөнки күмәк уеннар аларны якынайта. Урамдагы уеннарның  файдасы физик яктан да, күңел ачу һәм яхшы кәеф чыганагы буларак та мөһим. 4 нче гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән урамда «Ишегалдына уйнарга чык» дип исемләнгән күңелле уеннар оештырдылар.  «Себеркеле хоккей», «Атлар су эчәләр», «Санны ата», «Кем беренче» исемнәре астында уеннар балаларга һәм аларның әти-әниләренә  бик ошады. Балалар бик теләп уйнадылар, күңел ачтылар. Соңыннан һәр бала өенә бүләк белән кайтып китте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International