Спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 этабы

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

2022 нче елның 9 гыйнварында “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола шәһәрләреннән,  Чувашия  республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 1 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

1 урын –  Садыков Салават (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

2 урын –  Закиров Инсаф (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

3 урын –Басиров Алмаз (Казан шәһәре)

 “В” категориясендә:

1 урын – Ануфриев Арсений(“Сабантуй” спорт мәктәбе)

2 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре)

3 урын – Кондаков Сергей (Казан шәһәре)

“С” категориясендә:

1 урын – Воробьев Михаил (Ижевск шәһәре)

2 урын – Тукаев Илһам (Казан шәһәре)

3 урын – Казаченко Максим  (Ижевск шәһәре)

Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга яңа җиңүләр теләп калабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International