ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

  Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда эшләү, хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләкләнү, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында Гражданнар «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә алалар.

Хезмәт хакын түләмәү, хезмәт хакын вакытында түләмәү, законсыз рәвештә эштән азат итү фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен 2-45-74 яки 2-31-33 телефон номерлары буенча эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр шалтырата аласыз, яки электрон почта адресына : pr.saba@tatar.ru кат Liliya.Ahmetshina@tatar.ru яза аласыз

4 гыйнвар көнне Юлбат  мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кышкы әкият» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Кыш үзе матур да, салкын да, карлы ел фасылы. Чыршылар, наратлар ак бәскә төренеп, күзләрне камаштыралар. Балаларга үзләре күзаллаган кышны ясарга тәкъдим ителде. Мөдир гуашь белән рәсем ясау нигезен күрсәтте, ә балалар аның артыннан барысын да кабатладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Яңа ел - әкияткә һәм могҗизага ышанып, балалар озак көтә торган бәйрәм. Яңа ел бәйрәме-тылсымлы елмаюлы, үзенчәлекле костюмлы, күңелле әйлән-бәйлән һәм җырлы бәйрәм. Эзмә мәдәният йортында балалар өчен «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән бәйрәм-күңел ачу программасы булып узды. Балалар әкият дөньясына чумдылар кебек. Программа тылсымлы фея барлыкка килү белән башланды. Кыш бабай белән Кар кызы, шулай ук зур үгез һәм юлбарыс барлыкка килү һәр баланың күңелендә зур шатлык һәм соклану уятты. Әкият геройлары балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңелләренә хуш килде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

8 гыйнвар көнне Сүлә авыл клубында клуб мөдире, Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә, "Балалар Яңа ел бәйрәме"дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрделәр.Алар төрле геройларга:Убырлы Карчык, Клоун, Юлбарыс, Чыршы, Кар Кызы, Кыш Бабайга әйләнделәр. Бәйрәмнең әкият геройлары барлык кунакларны Яңа ел белән котладылар. Балалар белән күңелле уеннар, конкурслар үткәрделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.Бәйрәмдә клуб һәм китапханә чараларында актив катнашкан балалар Кыш Бабайдан бүләкләр һәм грамоталар алдылар.Залда күңелле, әкияти атмосфера хөкем сөрде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

7 гыйнвар көнне Сүлә авыл клубында "Чаналы түгәрәк" дип аталган чанада шуу чарасы оештырылды. Чаналарда шуу-балалар өчен күңел ачу гына түгел, ә баланың физик үсешенә зур йогынты ясый һәм организмны чыныктыра торган менә дигән күнегү дә. Без мона балаларның зур кызыксыну белән таудан төшеп, кар көртләренә чумуларын күреп инандык. Бу алар өчен бик кызык һәм күңелле булды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Кыш-уеннар өчен бик әйбәт чор.2 гыйнвар көнне Сүлә авыл клубы мөдире балалар белән "Кышкы капка төбендә - уенлы әйлән-бәйлән" дип аталган уен программасын үткәрде.Без балалар белән тауда шудык, күңел ачтык, кар атышып уйнадык. Кыш көне саф һавада хәрәкәтчән уеннар балаларга зур шатлык  һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерәләр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Яңа ел-балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә иң көтеп алынган һәм якты бәйрәм. 30 декабрь көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе, Түбән Утар авыл клубы белгечләре белән берлектә "Кыш бабайның тылсымлы сүзе"дип исемләнгән бал - маскарад үткәрелде.Үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларга үзенең матур концерт программасын бүләк итте. Шатлыкка Кыш Бабай, Кар Кызы һәм ел символы - Юлбарыс килгән иде. Алар барлык кунакларны Яңа ел белән котладылар, кызыклы, күңелле уеннар үткәрделәр. Безнең бәйрәм Яңа ел лотереясы белән тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Һәр бала өчен Яңа Ел-елның иң тылсымлы һәм көтеп алынган бәйрәме. Балаларга барысы да кызыклы-чыршы бизәге, бүләкләр, Яңа ел төненең серләре һәм могҗизалары. Сүлә авыл клубында балалар белән "Кыш бабайда кунакта"дип исемләнгән иҗади дәрес үткәрелде.Балаларны Кыш Бабай һәм Кар кызы көтте.Алар бергә зур теләк һәм тырышлык белән чыршы уенчыклары ясадылар. Үз куллары белән ясалган чыршы уенчыклары балаларга үзенчәлекле бәйрәм атмосферасы тудырды. Ясалган уенчыклар белән безнең чыршыны бизәделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International