Һәр бала өчен Яңа Ел-елның иң тылсымлы һәм көтеп алынган бәйрәме. Балаларга барысы да кызыклы-чыршы бизәге, бүләкләр, Яңа ел төненең серләре һәм могҗизалары. Сүлә авыл клубында балалар белән "Кыш бабайда кунакта"дип исемләнгән иҗади дәрес үткәрелде.Балаларны Кыш Бабай һәм Кар кызы көтте.Алар бергә зур теләк һәм тырышлык белән чыршы уенчыклары ясадылар. Үз куллары белән ясалган чыршы уенчыклары балаларга үзенчәлекле бәйрәм атмосферасы тудырды. Ясалган уенчыклар белән безнең чыршыны бизәделәр.