Яңа ел-балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә иң көтеп алынган һәм якты бәйрәм. 30 декабрь көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе, Түбән Утар авыл клубы белгечләре белән берлектә "Кыш бабайның тылсымлы сүзе"дип исемләнгән бал - маскарад үткәрелде.Үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларга үзенең матур концерт программасын бүләк итте. Шатлыкка Кыш Бабай, Кар Кызы һәм ел символы - Юлбарыс килгән иде. Алар барлык кунакларны Яңа ел белән котладылар, кызыклы, күңелле уеннар үткәрделәр. Безнең бәйрәм Яңа ел лотереясы белән тәмамланды.