Декабрь аеның соңгы көннәрендә бакчабызда Яна ел бәйрәмнәре булып узды. Яңа ел геройлары - Кар малае, төлке hәм бүре үзләренең иҗади осталыкларын ачып, балаларга маҗаралы тамаша күрсәттеләр.
Ә инде Кар кызы белән Кыш бабай килгәч, чыршы тирәли уеннар, җыр- биюләр, тулы чын бәйрәм башланды. Балалар, Кыш бабайны сөендереп шигырьләр сөйләделәр, фотоларга төштеләр, бүләкләр алдылар. Яңа ел бәйрәме балалар өчен бик күңелле узды.