Бәхет елы булсын Яңа ел

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

Искечә Яңа ел – 13 гыйнвардан 14 енә каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелүче рәсми булмаган популяр бәйрәм. Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан “Бәхет елы булсын Яңа ел” дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырдылар. Тамашачылар җырлы – биюле уеннарда актив катнаштылар. “Бәхетеңне сына” дип исемләнгән оттырышсыз лотерея уенында катнашып призлар оттылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International