Бигәнәй мәдәният йортында мәдәни чара

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

13 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Яңа ел ишек шакый» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Алып баручылар барысын да Иске Яңа ел белән котлап  сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт һәм гаилә җылысы теләделәр. Чарада катнашучылар   өчен төрле уеннар һәм конкурслар белән программа әзерләнгән иде . Бәйрәмгә Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Чыршы утларының  яктысында алар  күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Кичә күңелле узды. Барысы да өйләренә  күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International