Әбиемнең серле сандыгы

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

15 гыйнвар конне Югары Шытсу «Ак каен» балалар бакчасында «Әбиемнең серле сандыгы» дип исемләнгән чара булып узды. Балалар әлеге чарада татар халкының милли киемнәре белән таныштылар, үзләре дә әлеге киемнәрне киеп карадылар. Милли орнаментлар кулланып, алъяпкыч һәм түбәтәйләрне бизәделәр.

Элекке заманда татар хатын-кызының милли киеме аска киңәеп киткән иркен күлмәктән, камзулдан, калфактан, чигүле читектән яки туфлидән торган. Очсызрак тукымадан тегелгән костюмнарны, авыл хатын-кызлары чигеп бизәгәннәр.

Хатын-кыз костюмын бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгән. Ювелир әйберләре өчен материал булып көмеш, алтын, асылташлар, ясалма ташлар һәм төсле пыяла хезмәт иткән. 

Ир-атларның милли киеме иркен күлмәктән, камзулдан, ыштаннан, түбәтәйдән, чигүле читектән торган.

Ахырдан балалар тәрбиячегә, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International