Бүген 22 февраль көнне Кукмара шәһәрендә ГТО кышкы фестиваленең икенче зона этабы узды. Саба муниципаль районы командасы бу ярышларда бик яхшы чыгыш ясады һәм гомумкоманда беренче урынны яулады. Команда составы: Галимова Сафия (1 урын) Гарипов Фаил (2 урын) Хөснетдинова Адилә( 1 урын) Фәтхрахманов Айзат (3 урын) Шакиров Рамил (1 урын) Вайисов Улугбек (1 урын) Алякимов Рушан (1 урын) Гарипов Марат (1 урын) Спортчыларыбызны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
20 нче февральдә Лесхоз бистәсендә чаңгы буенча Саба муниципаль районы авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предпритияләре арасында шәхси-команда ярышлары узды.Әлеге ярышта Мишә авыл җирлеге командасы 1 нче урын алды.
2022 елның 19 февралендә Лесхоз бистәсеннән Бөек Ватан сугышы толлары Хөснуллина Магинур Хөснулла кызы һәм 2022 елның 20 февралендә Фатхуллина Насиха Гафи кызы үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.
19 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлеге кубогына "Әфганчылар көне"нә багышланган, ир-егет командалары арасында волейбол ярышы оештырылды.
21 февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә яңа күп фатирлы торак йортны ачу тантанасы булып узды. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н.Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразыев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры урынбасары Б. Г. Гыйльманов, "Ак Таш" ҖЧҖ баш инженеры Р. Ф. Әхмәтвәлиев катнашты.
20 февраль көнне Олы Тиләҗе авылы бозында хоккей буенча «Теләче Кубогы» ярышлары узды . Уен нәтиҗәләре буенча Мишә - 4 (Мишәбаш) командасы 2 урынны яулады. Команданы уңышлары белән котлыйбыз
19 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында авылыбыз яшьләре көче белән оештырылган зур концерт булып узды. “Яшьләр җыелган җирдә “дигән әлеге төркем үзләренең 4 нче сезон чыгышларын “Купме көттек” исеме белән тәкъдим иттеләр. Алар узләренең эшчәнлекләрен 2018 елдан бирле алып баралар һәм һәр ел саен зурлап әзерләнгән чыгышлары белән авыл халкын сөендерәләр. Быелгы программалары да иң шәп алып баручылар чыгышыннан,бик матур жыр-биюләрдән,кызыклы юмористик номерлардан төзелгән иде. Концертны авыл халкы да, курше тирә авыллардан килгән тамашачылар да бик яратып карады. Шундый актив яшьләребез булу бик тә куанычлы. Яшьләребезгә алга таба да иҗади уңышлар. телибез.
В редакции газеты “Саба таннары” состоялась торжественная церемония награждения победителей районного конкурса юных журналистов “Каурый калэм”. На конкурс учащиеся школ района представили свои сочинения в различных жанрах. Всего на конкурс было принято более 100 работ. Желаем каждому участнику конкурса и их руководителям творческих успехов.
Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1. Җирлек территориясендә урнашкан муниципаль учреждениеләрнең (мәгариф, мәдәният, медицина, спорт, социаль тәэмин итү һ.б.) хисаплары (2021 елда аларның эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елда эшне камилләштерү планнары).
2. Җирлеккә беркетелгән полиция оперуполномоченные чыгышы
3. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин А.Р. чыгышы
4. Шәмәрдән участок урманчылыгының участок урманчысы И.А.Зиннатуллин 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү буенча таныштырды.
5. Саба муниципаль районы баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. чыгышы йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стерильләштерү буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады.
6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К.Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.
7. Саба муниципаль районы Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Исхакова А.Р. «Җирлектә урнашкан учреждениеләр һәм оешмаларда башкару дисциплинасының торышы» турындагы кыскача чыгышы
8. Иштуган авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2021 нче ел өчен хисабы һәм 2022 нче елда җирлекнең үсеш планнары турындагы чыгышы.
9. 2021 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча хисап һәм гражданнарның 2022 елга тәкъдимнәре һәм сорауларына җаваплар бирү
10. Йомгаклау сүзе белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары-Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы чыгыш ясады. Ул район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, шулай ук районда икътисади һәм демографик хәлләр, 2021 елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга планнар турында сөйләде.