Явлаштау мәдәният йортында яшьләр концерты .

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

19 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында  авылыбыз яшьләре көче белән оештырылган зур концерт булып узды. “Яшьләр  җыелган җирдә “дигән әлеге төркем үзләренең  4 нче сезон  чыгышларын  “Купме көттек” исеме белән тәкъдим иттеләр.  Алар узләренең эшчәнлекләрен 2018 елдан бирле алып баралар һәм һәр ел саен зурлап әзерләнгән чыгышлары белән авыл халкын сөендерәләр.  Быелгы программалары да  иң шәп алып баручылар чыгышыннан,бик матур жыр-биюләрдән,кызыклы юмористик номерлардан  төзелгән иде. Концертны авыл халкы да, курше тирә авыллардан килгән тамашачылар да бик яратып карады. Шундый актив яшьләребез булу бик тә куанычлы. Яшьләребезгә алга таба да иҗади уңышлар. телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International