Безнең юбилярлар

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

2022 елның 19 февралендә Лесхоз бистәсеннән Бөек Ватан сугышы толлары  Хөснуллина Магинур Хөснулла кызы һәм 2022 елның 20 февралендә Фатхуллина Насиха Гафи кызы үзләренең 90 яшьлек юбилейларын  билгеләп үтте.

Юбилярларны юбилейлары белән котлап, кунаклар сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда күрсәткән хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр. Мондый өлкән яшьтә өлкән кешегә күпме кирәк? Сәламәтлек һәм игътибарлылык алар өчен  бүген иң мөһиме. Рәхмәт сүзләре белән юбилярлар бүләкләр һәм теләкләр кабул иттеләр, сәламәтлек турындагы сорауларга да җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International