12 июльдә Тенеки авылы клубы хезмәткәрләре, Йосыф Алан авыл клубы һәм Юлбат авыл китапханәсе мөдирләре белән берлектә Тенекидә «Яшә, минем авылым, чәчәк ат» дип исемләнгән авыл көне үткәрделәр.
Халыкара шоколад көне - ел саен 11 июль көнне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Юлбат авыл китапханәсе “Шоколад көне” дип исемләнгән уенлы программа үткәрде.
Җирле үзидарә көненә багышланган чара тәбрикләү тантанасы белән башланып китте. Бүләкләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Эзмә авыл җирлеге 2024 елда Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү (индикаторлар) йомгаклары буенча II урынны алды.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу даими алып барыла.
16 нчы июльдә балалар Олы Арташ авыл клубында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган плакат ясарга булдылар. Плакатка нинди исем бирергә? Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - беркайчан да авырмау дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен белү дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - спорт белән шөгыльләнү дигән сүз. Плакатны "Планета сәламәтлеге безнең кулда" дип атарга карар кылдылар.
Фестивальдә катнашу — бу гади күңел ачу гына түгел, ә үзара ярдәмләшү, бер-береңә ярдәм итү һәм яшәешнең матурлыгын аңлау тора.
11 июльдә мәдәният йортына Әлмәт шәһәреннән кунаклар килде. «Тылсымлы кыңгырау " туристлык маршруты буенча. Алар өчен "кыңгырау"музеена экскурсия үткәрелде. Кунакларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук алар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылган иде. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда алар рәхәтләнеп агач такталарны бизәделәр.
Елның иң тәмле һәм татлы көне - Бөтендөнья шоколад көне — татлы ашаучылар һәм гурманнар 11 июльдә билгеләп үтәләр.
Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мин гаиләм белән бәхетле" дигән асфальт рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурста катнашу өчен кече яшьтәге балаларны чакырылды. Асфальтта рәсем ясау-күңелле шөгыль генә түгел, бу - чын иҗат һәм баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүе. Һәркем рәсем ясаганда үз йорты, гаиләсе, әти-әнисе турында уйлаячак. Төсле акбурлар балаларның кәефен чагылдырды. Вакыт тиз уза, конкурс тәмамланды, ә асфальтта яшь рәссамнарның рәсемнәре калды.
Сатыш мәдәният йорты Тенеки авыл клубы белән берлектә Сатыш авылы мәйданчыгында ике команда арасында «Футбол» уены үткәрде. Кырга «Сатыш» һәм «Тенеки» командалары чыкты. Командалар белән очрашуны Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шәфигуллин командаларга иң изге теләкләр белән ачып җибәрде. Командалар уенны 1:0 исәбе белән "Сатыш "командасы файдасына төгәлләделәр. Сатыш авыл җирлеге башлыгы җиңүчеләргә кубок тапшырды. Барлык катнашучылар да "Саба" ҖЧҖ иганәчесеннән акчалата призлар алды.