ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2022 ел
сишәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары пленэрга чыкты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Ике басу Арташ авылы зиратында җыештыру эшләре

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Арташ авыл җирлегендә Сабантуйга бирнә җыю

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Бүген 30 май көнне Гөлсинә Галимуллинаның Саба аграр көллиятенә багышланган "Тормыш биргән дәрес аша" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китапта колледж директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов үткән тормыш дәресләре язылган. Чара барышында китапханәчеләр студентлар һәм кунаклар игътибарына әлеге китапның презентациясен тәкъдим иттеләр. "Тормыш биргән дәрес аша" китабы битләрендә Гөлсинә Галимуллина үз укучыларын аграр көллиятнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштыра. Автор чарада китапны язу тарихы турында сөйләде. Очрашу ахырында директор Закирҗан Миннемулла улы авторга, студентларга, китапханәчеләргә  хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

30
май, 2022 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар!

Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими җыештыру эшләре алып барылып тора. Бу максат белән җирлек территориясен даими җыештыру эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә тузган иске йортлар сүтелде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

27 май көнне Казан шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ХІІ «Өченче буын» пенсионерларның республика Спартакиадасы булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнары катнашты. Ярышлар программасына 1000 метрга йөгерү, йөзү, электрон коралдан ату, өстәл теннисы, дартс һәм эстафета кертелгән иде. Безнең район спортчылары лаеклы рәвештә 1 урынны яуладылар һәм ярышларда җиңүчеләр булдылар. Команда составы: Бәшәров Фәннур, Мостафин Рамил, Ханнанова Тәскирә, Карамышев Михаил, Юзмеева Әлфия, Гасыймов Равил, Сергеева Зоя, Латипова Фәния, Габдрахманов Альфред, Галимуллина Хәния, Кәримов Рәшит. Чын күңелдән җиңү белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер һәм спортта уңышлар телибез.

       Олы Арташ төп мәктәбендә  “Игътибар- балалар!” акциясе бара. Шул уңайдан мәктәбебездә күп кенә профилактик чаралар үтә.  26 нчы май көнне  Яшь юл инспекторлары отряды  әгъзалары  мәктәп яны лагеры башланыр алдыннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Куркынычсыз техника" темасына әңгәмә  үткәрделәр. ЮХИДИның дәүләт инспекторы Насыйбуддин Ильнур Дамирович һәм Юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Ягъфарова Г.Н.лар катнашында   укучылар белән юл  йөрү иминлеге буенча профилактик чара үтте. "Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында  үткәрелүче  "Серле энә" дефиле-конкурсында катнашып укучыларыбыз 1 нче урынга лаек булдылар. Әлеге акция кысаларында үткәрелгән барлык чаралар да югары дәрәҗәдә үтте, куйган максатларга ирешелде. бурычлар үтәлде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Олы Кибәчедә суүткәргеч торбаларның тузган эшермәләре яңага алыштырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International