Полициягә кил
Татарстан Республикасы «Саба урманчылыгы» ДКУ базасында «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгесе узды. Анда 6 команда – «Нургали оныклары», «Березка», «Лесовик», «Юный лесник», «Урманкай» һәм «Стебелек» берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләр катнашкан.
САК БУЛЫГЫЗ, МОШЕННИКЛАР!!!
24 нче май көнне Курсабаш мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарында һәм киләчәк тормышларында уңышлар һәм бәхет телибез!
24 май көнне Явлаштау урта мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чылтырады. Укучыларны мәктәп дирекциясе, килгән кунаклар, әти-әниләр котлады һәм бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләделәр
Мишәбаш авылында АПК белгеченә 80х20 программасы буенча торак йорт төзелеше башланды.
Байлар Сабасы бистәсенең Сабинка елгасы яр буе зонасында төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Яшьләрнең, яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме йөзеннән, 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «Яшьләр торак конкурсы» үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (шул исәптән – никахта тормаган), Татарстан Республикасы территориясендә теркәлү һәм хезмәт эшчәнлеген алып баручы Россия гражданнары чакырыла.
Конкурста катнашырга мөмкин:
башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;
ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре;
студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;
яшь галимнәр һәм укытучылар;
сәнәгать предприятиеләрендә, башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.
Гариза бирүченең Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак сатып алу мөмкинлеген алалар (28,5 елга кадәр еллык 7%, беренчел взносның 10%, кв.м. торакның ташламалы бәясе).
Өстәмә мәгълүмат "Жильемолодым " каналында, ВКонтакте конкурсы төркемендә урнаштырылган https://vk.com/mol_ipoteka.
Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел. 8 (987) 404-89-78, e-mail mol_ipoteka@mail.ru
27 май көне очраклы гына сайланмаган. Чөнки нәкъ менә шушы көн Россиянең беренче дәүләт ачык китапханәсе – хәзерге вакытта Россия Милли китапханәсе исемен йөртә торган Император халык китапханәсенә нигез салу датасы булып тора да инде.
1795 елның 27 мае - әлеге китапханәгә нигез салыну датасы.
Китапханә эше тарихы бөтен җәмгыять тарихының һәм мәдәниятенең мөһим өлеше булып тора.
Россиядә иң беренче китапханә-Киевтагы София соборы каршындагы китапханә.
Авария хәленә бәйле рәвештә, 27 май көнне сәгать 09:00 дан 17:00 га кадәр Түбән Шытсу авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.