Соңгы вакытта Саба муниципаль районы территориясендә Интернет челтәре аша серияле мошенниклык очраклары теркәлгән.
Саба районында яшәүче бер ир-ат, «Ватсап», «Телеграм» мессенджерларыннан файдаланып, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм башка товарларны сату тәкъдиме белән белдерүләр куеп, алдау юлы белән зыян күрүченең акчасына ия була.
Шулай ук Саба районының башка кешеләренә, финанс пирамидасына салынган акчаларны кире кайтаруда ярдәм итү тәкъдиме белән, аңлы рәвештә, акча урлау фактлары ачыкланды.
Халык игътибарына! Күрсәтелгән фактларны исәпкә алып, Сезне Интернет челтәрендә товарлар сатып алганда сак булырга, таныш булмаган һәр кешегә ышаныч белдермәскә, алдан ук күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен түләмәвегезне сорыйбыз.
Уяу булыгыз!