Татарстан Республикасы «Саба урманчылыгы» ДКУ базасында «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгесе узды

2022 елның 27 мае, җомга

Татарстан Республикасы «Саба урманчылыгы» ДКУ базасында «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгесе узды. Анда 6 команда – «Нургали оныклары», «Березка», «Лесовик», «Юный лесник», «Урманкай» һәм «Стебелек» берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләр катнашкан.

Бәйге барышында укучыларның урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге белемнәре, аларның мәгърифәтчелек һәм гамәли эшчәнлеге бәяләнгән. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар лаек булды.

Бәйгедән соң экскурсия оештырылган. Балалар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәген, урман янгыннарын сүндерү станциясен, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасын, музейны карадылар, агач утырту һәм кәрҗин үрү буенча мастер-классларда катнаштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International