Сабантуй-барлык кешеләрне бергә җыя торган, мәдәни традицияләрне чагылдыра торган, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтли торган, иң көчле спортчыларны ачыклаучы бәйрәмнәрнең берсе. 12 июнь көнне, Курсабаш авылында Сабантуй бәйрәме узды, анда Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы, Түбән Отар авыл клубы хезмәткәрләре бу бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштылар.Бәйрәмдә дәртле җырлар һәм күңелле биюләр,көчле һәм җитезлектә ярышлар, кунакчыллык хокем сорде.Традиция буенча бәйрәмне Корсабаш авылы имам-хатыйбы ачып җибәрде. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре, артистлар Рафинэ һәм Разил Камаловлар чыгыш ясады. Һәр катнашучы күңел авыл, узенэ мавыгу таба алды. Ә иң күңелле чара, әлбәттә, мәйдан үзәгендә күпләрне берләштергән милли көрәш. Бәйрәм барысында да онытылмас тәэсирләр калдырды, күңел күтәренкелеге, энергия һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Курсабаш авыл җирлеге җигүле атлар белән йөрештә катнашты.
12 июнь көнне Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде
12 июнь көнне "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Россия көненә багышланган Өстәл теннисы буенча турнир узды. Турнирга Татарстанның төрле муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән спортчылар килде. Чара Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлау белән башланып китте. Шулай ук бу көнне яшь спортчыларга тантаналы рәвештә зачет кенәгәләре тапшырылды. Фарход Усман улы, теннисчыларны документ алу белән котлап, аларга Россия гражданины һәм спортчысы исемен намус белән йөртүләрен, илнең лаеклы гражданнары һәм спортчылары булуларын, әти-әниләренең горурлыгы булуларын һәм үз алларына югары максатлар куюдан курыкмауларын теләде. Ябылу тантанасында Россия мастеры Саъди Исмаилов катнашты. Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын- Исмаилова Динара (САБА-АРЕНА)
2 урын- Валеева Зиля (САБА-АРЕНА)
3 урын- Фахрутдинова Анна (Казан)
Ирләр арасында:
1 урын- Ибрагимов Мурат (САБА-АРЕНА)
2 урын- Вилданов Камиль (САБА-АРЕНА)
3 урын- Габдулхаков Тимерхан (САБА-АРЕНА)
Адаптив спортта (хатын-кызлар арасында):
1 урын- Ищенко Екатерина (САБА-АРЕНА)
2 урын- Зарипова Лейсан (САБА-АРЕНА)
Адаптивный спорт (ир-атлар арасында):
1 урын- Мехтиев Ильгиз (Арча)
2 урын- Закиров Айрат (САБА-АРЕНА)
Арташ авыл җирлегендә милли бәйрәм "Сабантуй-2022"
2022 елның 11 июнендә район Сабантуе узды. Финанс-бюджет палатасы милли бәйрәмдә «Катыктан таяк белән акча эзләү» уенын үткәреп, Сабантуй кунакларын ял иттерде. Уен күңелле барды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
12 июньдә илебез дәүләт бәйрәме-Россия көнен билгеләп үтә. Аның икенче исеме-Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн.
12 июнь көнне Юлбат авыл җирлегендә милли бәйрәм "Сабантуй-2022" булып узды. Бәйрәм Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Йосыф–Алан, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре, район мәдәният йорты үзешчәннәре, Юлбат төп мәктәбе укучылары һәм «Юлбат» АХП һәм авыл җирлеге белән берлектә әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. ачып җибәрде, котлау сүзләре белән «Саба» индустриаль паркы ИК генераль директоры Хуҗин И.Т. чыгыш ясады.Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Россия көненә багышланган флешмоб күрсәтелде. Сабантуйда барысы да булды: дәртле җырлар, күңелле биюләр, көч һәм җитезлек бәйгеләре. Һәр катнашучы күңеленә хуш килгән мавыгу таба алды. Үз тирәсенә спорт мәйданчыклары зур аудиторияне җыйды. Ә иң күңелле чара, әлбәттә, мәйдан үзәгендә күпләрне берләштергән «Милли көрәш». Абсолют батыр исеменә Теләче районы Иске Җөри авылында туып-үскән Хәбибуллин Мөхәммәт Марат улы лаек булды. Сабантуй күңелле, киң колач белән узды, һәм хәзер барысы да түземсезлек белән киләсе елга да мондый бәйрәмнәр булыр дигән өметтә калды.
12 июнь көнне Лесхоз бистәсендә Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Мишә авыл җирлеге оешмалары белән берлектә Сабантуй бәйрәме булып узды.