12 июнь көнне Шәмәрдән авылында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Р.Ишниязов, авыл җирлеге башлыгы А. Н. Гәрәев чыгыш ясадылар. Матур традиция буенча төрле конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде. Сабантуй кысаларында төрле спорт һәм халык уеннары үткәрелде. Бәйрәм барышында мәдәният хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм Казан шәһәреннән чакырылган кунаклар башкаруында җырлар яңгырады.
«Татарстан Республикасы халкының формаль булмаган мәшгульлеге» сораштыруын үтүегезне сорыйбыз
Икшермә авыл җирлегендә Сабантуй гөрләп үтте!
Сабантуй - ул татар халкының милли Халыкара бәйрәме. Бүген ул бөтен дөнья буенча бәйрәм ителә. Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында да бу матур бәйрәмне билгеләп үттеләр. Балалар янына кунакка татар халык әкиятләре персонажлары Камыр Батыр, Хөтбетдин һәм Котбетдин килгән иделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, үз көчләрен, җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәтә алдылар һәм, әлбәттә, бүләкләр алдылар. Сабантуй бәйрәме елдан ел үсә, камилләшә, безне һәм балаларыбызны сөендерә, ә без үз чиратыбызда аның гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеген саклап калырга тырышырбыз.
12 июнь көнне Тимершык, Көек авылларында традицион “Сабантуй – 2022” булып узды. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көн буе сәүдә ярминкәсе эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Тимершык авылында Җәләлиев Эдуард, Көек авылында Закиров Дилүс калдылар. Абсолют батырларга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм якты, җылы һәм тыныч булды.
Матур табигатьле Елыш авылы үзенчәлекле, оста куллы кешеләргә бай. Шуларның берсе Сабиров Райеф. Ул үзенең шәхси биләмәсендә кул эшләнмәләреннән торган матур күргәзмә оештырды. Аның оста куллы икәнен сез фотолардан күрә аласыз.
12 июнь көнне Мичән авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде.
Нижнешитцинское сельское поселение приняло участие на шествии по кругу запряженных лошадей на празднике Сабантуй - 2022 в п.г.т.Богатые Сабы.
Явлаштау авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме 12 июнь көнне Явлаштау авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме-Сабан туе булып узды. Бәйрәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары әзерләгән пролог белән башланып китте. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. ачып җибәрде,район башлыгы исеменнән котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Баһманов М.М чыгыш ясады, шулай ук барлык халыкны «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Явлаштау» бригадасы идарәчесе Мөхетдинов А. Р. котлады. Бәйрәмдә Казаннан профессиональ артистлар: Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, «Сэйдэш»бию торкеме, Динара Рәхимова, «Ямьле»төркеме,Лэйна һәм Эльвира Фазлиева чыгыш ясады. Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Рәдиф Әхмәдиев һәм татар радиосы алып баручысы Байбулат алып барды. Бәйрәм бик яхшы концерт программасы , кызыклы уеннар һәм бик яхшы бүләкләр белән бер сулышта узды.
Көек авылында Республика программасы буенча су белән тәэмин итү эшләре алып барыла. Эшне Саба муниципаль районының ААҖ "Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе" башкара.