Финанс-бюджет палатасы милли бәйрәмдә «Катыктан таяк белән акча эзләү» уенын үткәрде

2022 елның 14 июне, сишәмбе

2022 елның 11 июнендә район Сабантуе узды. Финанс-бюджет палатасы милли бәйрәмдә «Катыктан таяк белән акча эзләү» уенын үткәреп, Сабантуй кунакларын ял иттерде. Уен күңелле барды. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар арасында 1,2,3 урыннарны Мөхәмәтова Сиринә, Мустафина Әдилә, Валеева Эльмира, ә ир-атлар арасында Шафиков Айнур, Искәндәров Хәйдәр, Миннегулов Руслан яуладылар. Аларга бүләк итеп сертификатлар тапшырылды. 4 урынны яулаучылар - Каримова Равия, Галявиев Ильшат булды. Алар район газетасы “Саба таңнары”на киләсе яртыеллыкка язылу Сертификаты белән бүәкләнделәр.   Ә уен исә борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән тәмамланды. Хатын-кызлар һәм ир-егетләр категориясенә бүленмичә,  уенның әлеге өлешендә 2,3нче урыннарга Мөхәмәтова Сирина, Каримова Гузель ия булдылар. Махсус бүләк белән  Шамсевалиев Айдар бүләкләнде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде. Уен бер сулышта узды һәм безнең егет-кызларыбыз башкаруында күңелле такмаклар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International