Килдебәк авыл җирлегендә Сабантуй

2022 елның 14 июне, сишәмбе

12  июнь көнне  Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде.  Бәйрәмгә килгән авыл халкының һәм кунакларның күңеле шат иде. Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Халык өчен концерт номерлары белщн Саба иҗат мәктәбе укучылары чгыш ясады. Бәйрәмгә килгән халык әлеге бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исеменә, кискен көрәштән сон, Зәкиев Ильнар Рөстәм улы, ә икенче батыр исеменә Нәбиуллин Риназ Тәлгать улы  лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International