Юлбат авыл җирлегендә милли бәйрәм "Сабантуй-2022"

2022 елның 14 июне, сишәмбе

12 июнь көнне Юлбат авыл җирлегендә милли бәйрәм "Сабантуй-2022" булып узды. Бәйрәм Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Йосыф–Алан, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре, район мәдәният йорты үзешчәннәре, Юлбат төп мәктәбе укучылары һәм «Юлбат» АХП һәм авыл җирлеге белән берлектә әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. ачып җибәрде, котлау сүзләре белән «Саба» индустриаль паркы ИК генераль директоры Хуҗин И.Т. чыгыш ясады.Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Россия көненә багышланган флешмоб күрсәтелде. Сабантуйда барысы да булды: дәртле җырлар, күңелле биюләр, көч һәм җитезлек бәйгеләре. Һәр катнашучы күңеленә хуш килгән мавыгу таба алды. Үз тирәсенә спорт мәйданчыклары зур аудиторияне җыйды. Ә иң күңелле чара, әлбәттә, мәйдан үзәгендә күпләрне берләштергән «Милли көрәш».  Абсолют батыр исеменә Теләче районы Иске Җөри авылында туып-үскән Хәбибуллин Мөхәммәт Марат улы лаек булды. Сабантуй күңелле, киң колач белән узды, һәм хәзер барысы да түземсезлек белән киләсе елга да мондый бәйрәмнәр булыр дигән өметтә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International