ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Саба районы мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Саба районы бүлекчәсе белән берлектә Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган  “Ак яулыгым - күңел сафлыгым” бәйгесе оештырды. Саба районының төрле авылларда чигү осталары тарафыннан мастер-класслар үткәрелде, 50 артык ​ яулык чигелде. Бүген Саба Сабантуенда җиңүчеләр бүләкләнде. Яулык чигү буенча өйрәтү дәресләре уздырылды. Балалар курчаклары өчен яулык чиктеләр, өлкәннәр чигүнең төрле алымнарын өйрәнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Ата-аналар өчен мәгълүмат

12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Россия көне-ул балаларга күпмилләтле илебезнең зур һәм иң матур тарихы, халык традицияләренең күптөрлелеге турында тагын бер кат сөйләү өчен менә дигән форсат. Әлеге чараның максаты: балаларда Ватанга карата кызыксыну, мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү, ил символларына карата хөрмәт тәрбияләү. Тәрбияләнүчеләр кроссворд чиштеләр, Россия символикасы турында картиналар җыйдылар. Викторина сорауларына җавап биреп, балалар Россия тарихы һәм символлары турында үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Мондый уеннар балаларның кәефен һәм эмоциональ күтәрелешен тудырды.  Чара ахырында балаларны «Россия гимны» берләштерде.

Тэги: осз

13
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

13 июнь 20 сәгатьтән 14 июнь 08 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 14 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


12
июнь, 2022 ел
якшәмбе

12 июньдә без бүгенге Россиянең төп дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм үз Ватанына чын күңелдән тугрылыклы булган, үз илеңнең, халкыңның тарихын хөрмәт иткән һәркемне берләштерергә тиеш! Бу көн һәрберебезгә дәүләтебезнең көч-куәтен арттыруга һәм чәчәк атуына өлеш кертү бурычын йөкли. Безнең горурланырлыгыбыз бар - илебез мәдәниятенең һәм фәненең бөек казанышлары, Россия коралының җиңүләре, халыкларның иң авыр чорларда берләшүе.

Саба җирле бүлегенең Яшь Гвардия оешмасы патриотик тәрбия бирү максатыннан Саба муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы яшьләре арасында актив эш алып бара, илебезнең истәлекле даталарына багышланган төрле очрашулар, түгәрәк өстәлләр, чаралар, бәйгеләр үткәрә.

Бүген, 12 июнь көнне, Россия Федерациясендә Россия көне билгеләп үтәләр. «Гражданлык сәгате» республика проекты кысаларында"Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Саба җирле бүлекчәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә, Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган 14 яше тулган гражданнарга паспортлар тапшырды. Саба муниципаль районында 25 яшь кеше Россия Федерациясе гражданы паспортларын алдылар.

"Мондый шартларда беренче документны алу бик күңелле дип тәэсирләре белән уртаклаштылар яшь гражданнар. Һәр катнашучы оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды.

 

Тэги: Яшь Гвардия

11
июнь, 2022 ел
шимбә

Район Сабантуеннан ФОТОРЕПОРТАЖ!

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

 Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 12 июнь сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр.

2022 елның 12 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга җитәргә мөмкин.


10
июнь, 2022 ел
җомга

10 июнь көнне Саба районы  "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты" дәүләт казна учреждениесендә балалар Сабантуе үткәрелде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Россия спортчылары өчен стипендия конкурсы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International