Югары Утар балалар йортында Сабантуй бәйрәме

2022 елның 10 июне, җомга

10 июнь көнне Саба районы  "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты" дәүләт казна учреждениесендә балалар Сабантуе үткәрелде.

Елдагыча бу көнне балалар барлык корпуслар буенча тәрбиячеләр белән бәйрәмгә бирнә җыйдылар. Аннары интернатның урам сәхнәсендә тәрбияләнүчеләр үз чыгышларын күрсәтәләр. Чыгышлардан соң балалар спорт мәйданчыгында милли татар уеннарында катнашалар. Алар бик актив булдылар, ахырда барлык балалар да бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International